«Сәләт-Санак»

Төп юнәлеш: IT.

Үткәрелү вакыты: июль уртасы – август башы.

Катнашучылар: 8-11 сыйныф укучылары.

2009-нче елдан бирле «Сәләт-Санак» дип аталучы интеллектуаль юнәлештәге смена үткәрелеп килә.

Сменаның уку-укыту программасы үз эченә программалаштыру буенча олимпиадалар, математика һәм информатика фәннәреннән БДИ һәм ТДИларга әзерләнү; компьютер лингвистикасы һәм сөйләм технологиясе, робототехника,  web-эшләнмәләр, мобиль кушымталар булдыру, компьютер уеннары ясау, 3d-моделирование һәм башка  IT юнәлештәге дәрес курсларын бирүне ала. Әлеге программаны Татарстан Республикасының иң яхшы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып барачак. 

«Сәләт-Санак 2016» аланы быел беренче тапкыр Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уздырылачак. «Фәнсар» үзәгенең базасына  барлык шартлары һәм уңайлыклары булган өйләр, спорт мәйданчыклары, җиһазландырылган уку класслары һәм актлар залы керә.  

Сменаның программасы уку-укыту, спорт һәм күңел ачу өлешләреннән тора.

Алан 2009-нчы елдан бирле 2000-гә якын мәктәп укучысына белем бирде. Бу балаларның күбесе инде югары уку йортларында укый, техник белгечлек сайлаганнары бердәм дәүләт имтиханнарын ел да югары балларга тапшырып килә.

Проектның максаты – компьютер технологияләре белән кызыксынучы балаларга һәм үсмерләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

«Cәләт-Санак» аланының төп бурычлары:

- сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзләү, сайлап алу һәм ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу;

- компьютер технологияләре белән кызыксынучы мәктәп укучыларына үз юнәлешләрендә белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирү, сәләтләрен үстерү.

«Cәләт-Санак» сменасы вакытында 31-нче июльдә Бохараев укулары да үткәрелә. Бу чара мәшһүр кибернетик, Казан федераль университетына беренче санакларны кертүче, университетта Ясалма интеллект юнәлешенә нигез салучы, Теоретик кибернетика кафедрасын тудыручы профессор Рәис Гата улы Бохараев истәлегенә багышланган конференция форматында уздырыла. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International