«Сәләт-Эшмәкәр»

Төп юнәлеш: интеллектуаль-иҗади.

Үткәрелү вакыты: июль ахыры-август башы.

«Сәләт-Эшмәкәр» – «Сәләт»нең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, эшмәкәрлек өлкәсендә өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Смена барышында кызыклы уку-укыту һәм иҗади программа чынга ашырыла.

Эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Әле ул гына да түгел, сменаның программасы үз эченә иҗади чараларны да ала: аның нәтиҗәсендә актив гражданлык позицияле уңышлы шәхес тәрбияләп була.

«Сәләт-Эшмәкәр»дә балалар төрле иҗади остаханәләр һәм кызыклы дәресләрдә белем туплаячак: SMM, маркетинг, бизнес-стратегияләр, максат куярга өйрәнү кебек юнәлешләр яктыртылачак. Видеоиҗат,  хореография, кул эшләре кебек иҗади дәресләр дә читтә калмаячак.

Аланның төп бурычлары:

- Баланың эшмәкәрлек өлкәсендәге потенциалын ачу өчен шартлар тудыру, бизнес төзү осталыгына өйрәтү;

- Үзлектән эшләү серләрен төшендерү, дәресләр, остаханә, ачык лекцияләр барышында камилләшергә өндәү;

- Лидерлык сыйфатларын үстерү, командада эшләргә өйрәтү. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International