Оешма турында

- Сәләт ул – мохит. Белемгә, фәнгә тартылган балаларны, аеруча акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите.

Сәләтле балаларны, яшь галимнәрне бер-берсе белән һәм атказанган остазлар белән таныштыру, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл профессия, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите.

Нигездә фән һәм белем, интеллект юнәлешләре өстенлек иткән, шул ук вакытта төрле мәдәни һәм спорт чараларына да зур әһәмият бирелгән мохит.

Татар телен өйрәнү, үстерү, татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган, шул ук вакытта рус һәм башка телләрдә аралашу, белем алу мөмкинлекләре чикләнмәгән мохит.

 - Сәләт ул – хәрәкәт. Татарстанның дистәләгән районнарында, Рәсәй регионнарында һәм хәтта чит илләрдә уку-укыту аланнары уздыручы, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән чакырып, меңләгән татар яшьләрен ел дәвамында йөзләгән чаралар, дистәләгән зур форум, фестивальләрдә кайнатучы иң оешкан яшьләр хәрәкәте.

- Сәләт ул – челтәр. Иң бердәм, иң тотрыклы дуслык мөнәсәбәтләреннән үрелгән, ышаныч хисләре белән бәйләнгән, Җир шарының татарлар яшәгән барлык өлкәләрен тоташтырган, Интернетта да, реаль тормышта да көннән-көн үсә, ныгый барган челтәр.

- Сәләт ул – система. Максаты сәләтле балаларны барлау, туплау, үстерү булган (ел дәвамында 10-12 мең бала Сәләткә тартыла), моны башкару өчен кирәкле инфраструктурасы һәм материаль-техник базасы булган (Казандагы Сәләт йорты, Биләрдәге «Сәләт-Фәнсар» Яшьләр Академиясе үзәге, «Сәләт – Иске Казан – һөнәрчеләр шәһәрчеге», Казан янындагы «Сәләт-Йолдызлы» уку-укыту аланы, шулай ук районнардагы һәм Рәсәй төбәкләрендәге дистәләгән укыту-сәламәтләндерү аланнары, «Прага уку-укыту мәктәбе» (Чехия), Сәләтнең үзеннән үсеп чыккан һәм читтән чакырыла торган укытучы профессиональ белгечләре булган, 1994-нче елда энтузиаст укытучылар инициативасы белән башланып, дәүләт җитәкчеләре, дәүләт органнары һәм учреждениеләре ярдәме белән төзелгән һәм бүгенге көндә сәләтле балалар белән актив эшләүче система.

 - Сәләт ул – технология. Сәләтле балалрны туплау, алар белән эшләүне җәмәгатьчелек һәм дәүләт органнары белән берлектә системалы рәвештә алып бару өчен, тотрыклы, елдан-ел ныгый, киңәя барган, бүгенге җәмгыятьнең уңай күренешле бер өлеше булган уку-уктыу, тәрбия бирү һәм сәламәтләндерү мохите тудыру өчен, балаларны халыкара дуслык, милли һәм дини тигезлек рухында, этно-мәдәни мохиттә тәрбияләү өчен бөтен Рәсәй күләмендә үрнәк булырлык социаль технология.

Бүгенге Сәләт дөньясы – татар халкының киләчәктә тормышка ашачак хыялларының өлгесе һәм нигезе. Сәләтле балалар һәм яшьләр Сәләт берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикалары территорияләрендә 20 җәйге алан үткәрә.

Бу елның җәендә Татарстанда 17 смена узачак: «Сәләт-Азнакай» (Азнакай районы), «Сәләт-Байлар Сабасы» (Байлар Сабасы), «Сәләт-Гайрәт» (Буа районы), «Сәләт-Бөгелмә» (Бөгелмә районы), «Сәләт-Болгар» (Спас районы), «Сәләт-Иске Казан» (Биектау районы), «Сәләт-Раушан» (Лаеш районы), «Сәләт-Рухият» (Яр Чаллы шәһәре), «Сәләт-Тел» (Лаеш районы), «Сәләт-Шәхес» (Лаеш районы), «Сәләт-Эшмәкәр» (Лаеш районы), «Сәләт-Яр Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре), «Болгар-Туган тел» (Спас районы). 4 смена Биләрдәге (Алексеевск районы) «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтә: «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Имәнкәй», «Осталар бистәсе», «Сәләт-Санак».

Башкортостанда «Сәләт-Кандракүл», Чувашиядә «Сәләт-Батыр» узачак.

Самара өлкәсендә беренче тапкыр «Сәләт-Самара» аланы, Канадада «Сәләт-Монреаль» планлаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International