«Сәләт-Раушан»

Төп юнәлеш: фәнни, интеллектуаль.

Үткәрелү вакыты: июнь азагы – июль башы.

Катнашучылар: 9-11 сыйныф укучылары.

«Фәнсар» академиясенең «Сәләт Раушан» җәйге аланы акыл сәләтләрен төрле предмет олимпиадаларында, конкурс, конференцияләрдә күрсәткән мәктәп укучыларын җыя. Алан программасы катнашучыларны һәм белем ягыннан, һәм рухи яктан үстерүне максат итә. Көннең беренче яртысында сәләт яшьләре үзләре сайлаган юнәлештә белем алалар. Монда физика-математика, программалаштыру һәм мәгълүмати технологияләр, табигать фәннәре, тел, гуманитар фән мәктәпләре эшли. Дәресләр иҗади остаханә, махсус курс, мастер-класс яки тренинг формасында уза. Укучыларга Казан югары уку йортлары укытучылары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган бизнесменнар белем бирә.

Аланның максаты – фәнгә тартылган балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга рухи һәм интеллектуаль үсеш мохите булдыру.

«Сәләт Раушан» аланы «Сәләт» хәрәкәтенең түбәндәге бурычларын үти:

- сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм ТР фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнаша;

- Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы сәләтле мәктәп укучыларына үз юнәлешләрендә тирәнтен белем бирә.

«Сәләт-Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005-нче елда алан ТР Лаеш районында («Звездный» сәламәтләндерү аланы) нигезләнә һәм ел саен ТР район-шәһәрләреннән, РФ субъектларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән 220-ләп  сәләтле баланы шул җирлектә туплый.

 «Сәләт-Раушан» аланында эшләп килгән журналистлар мәктәбе көче белән «Ялкын»журналының тулаем бер санын әзерләү традициягә әверелеп бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International