«Сәләт-Осталар бистәсе»

Төп юнәлеш: интеллектуаль, фәнни-техник иҗат.

Үткәрелү вакыты: июнь. 

«Сәләт-Осталар бистәсе» – кул эшләре сәнгате белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен булдырылган җәйге алан. Биредә балалар төрледән-төрле кул эшләре, рәсем, архитектура, 3D дизайн кебек юнәлешләрдә үзләрен сынап карыячаклар. Хәзерге көндә актуальләшеп килә торган мондый юнәлешләр һәр баланы чын мәгънәсендә алтын куллы итәчәк! 
Аланның төп максаты – иҗатка гашыйк булган яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга интеллектуаль һәм рухи үсеш мохите тудыру. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International