"Ел студенты-2011" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

2011 елның 3 декабре, шимбә
2-нче декабрь көнне "Пирамида" комплексында "Ел студенты-2011" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнде. "Ел журналисты" исеменә Казан (Идел буе) Федераль университетының журналистика факультетының студенты, "Сәләт"тә иң танылган журналистларның берсе һәм күптән сәлкеш, әйдаман, укытучы буларак "Сәләт" проектларында актив катнашкан студентларыбызның берсе - Зөлфия Таразова лаек булды! Шулай ук күп кенә төркем номинацияләрендә дә "Сәләт"ле студентларның катнашулары һәм күп кенә көч куюлары билгеле. Бу зур бәйгедә катнашкан һәм җиңү яулаган барлык әйдаманнарыбызны, студентларыбызны котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International